1926 елның 28 гыйнварында Казанда күренекле юбилейга – татар театрының егерме еллыгына багышланган тантаналы утырыш була. Бу көндә Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әйдәп баручы актёрлары Касыйм Шамилгә, Мохтар Мутинга, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга, Кәрим Тинчуринга, Зәйни Солтановка беренче тапкыр Татарстан АССРның атказанган артисты дигән исемнәр бирелә.

1932 елның 24 июнендә ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты карары белән “Татарстанның социалистик төзелеш герое” дигән исемнәр җитештерү һәм фән өлкәсендә аеруча танылган төркемгә бирелә: бу югары исемгә С.Тимофеев,  Г.Центовский, Х.Мингалиев, П.Скляров, Б.Әхтәмов, В.Антонов, Б.Бикмөхәммәтов, К.Дансаль, Н.Готовкин, А.Чирков лаек була. Алар - югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән һәм активларында зур җитештерү стажларына ия булган кешеләр. Мәсәлән, Баһаветдин Әхтәмовның 40 еллык хезмәт стажы була.

Алексей Стахановның искиткеч үрнәгенә ияреп, икенче бишьеллык чорында Татарстанда новаторларның һәм җитештерү алдынгыларының хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, продукциянең сыйфатын яхшыртуга, чимал һәм башка материалларны экономияләүгә юнәлтелгән яңа сыйфат формасы – стахановчылар хәрәкәте үсә башлый. ТАССРда стахановчы дигән мактаулы исемгә Бондюг заводы эшчеләре – коммунистлар Егор Кузьмин, Мәрдән Хәсәнов, Тихон Карпов, Николай Аникин ирешә.

Беренче стахановчылар арасында Казан мех комбинаты эшчеләре, менә дигән җитештерүчеләр: Алексей Васильев, Габделхак Нигъмәтҗанов, Василий Силуянов һәм башкалар да була.

Коллективлаштыру еллары “авылны социалистик үзгәртеп кору” чорының яңа геройлары исемнәрен бирә. Коллективлаштыруны көч кулланып үткәрү ысуллары, аны үткәргәндә, иреклелек принцибын сакламауда чагылыш тапкан күп санлы закон бозулар, ягъни

раскулачиваниедәге “арттырып җибәрүләр” – ә бу уртача хуҗалыкларның мәнфәгатьләренә кагыла – колхозга каршы фикерләрнең үсүенә һәм республикада колхоз төзелеше пионерларының һәлакәтенә китерә. Шушы шартларда хакимият ТАССРның авылны коллективлаштыру эшенә зур өлеш керткән авыл халкы вәкилләрен билгеләп үтәргә тырыша. 

ТАССР ҮБК Президиумының 1931 ел 4 июль карары белән тоташ коллективлаштыру сәясәтен үткәрүдә актив катнашкан  өчен колхоз төзелешенең иң яхшы активистларына “Татарстанның социалистик төзелеш герое” дигән исем бирелә. Бу исемгә Гафур Вахитов (Чүпрәле районының “Кызыл юл” колхозы), Вера Годицева (Лаеш районының “Красный победитель” колхозы), Елена Гаврилова (Кукмара районының “Дальтон” колхозы), Филипп Жиганов (Чистай районының “Доброволец” колхозы), Барый Кадыйров (Арча районының “Батыр Курса” колхозы), Устиния Маркина (Свияга районының “Перевал” колхозы), Заһидулла Хәмидуллин (Яр Чаллы районының “Марс” колхозы) лаек була.

СССР ҮБК Президиумының 1934 ел 9 май Указы белән республиканың кайбер МТСлары җитәкчеләре һәм актив хезмәткәрләре

Советлар Союзының иң югары хөкүмәт бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнә. Үз эшчәнлекләренең шушы рәвешчә югары бәяләнүенә менә кемнәр ирешә: Кәрим Бәйрәмов (Исәнбай МТС), Сергей Кожевников (Питрәч районы МТС), Сергей Смолов (Мамадыш МТС), Мәхмүт Баһаветдинов (Арча МТС) һ.б. Кәрим Лотфулла улы Бәйрәмов Исәнбай МТСнең сәяси бүлеге башлыгы була. Моңа кадәр батрак булган бу кеше 1926 елда партиягә керә. Башта ул, колхозны ныгытуга һәм “кулакларның” авылны социалистик үзгәртеп коруга каршы торуын җиңүгә үзеннән зур өлеш кертеп, җирле крестьян-колхозчыларны әйдәп баручы була. Соңыннан К.Л.Бәйрәмов Бөек Ватан сугышында катнаша. Соңрак, фәнни хезмәткәр булып, Казанның югары уку йортларында педагогик хезмәт белән шөгыльләнә.

Авыл хуҗалыгын күтәрүдәге зур уңышлары өчен СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы 1934 елның 3 гыйнварында, башка кайбер республикалар һәм өлкәләр белән беррәттән, Татарстан АССРны Ленин ордены белән бүләкли.

Бөек Ватан сугышы елларында республика вәкилләре дошманны Җиңүгә лаеклы өлешләрен кертәләр. Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Татарстанның 40 сугышчысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Советлар Союзы Герое исеме, гомумән алганда, 190 татарстанлыга бирелә, 50 кеше Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән төрле милләт вәкилләре арасында татарлар дүртенче урынны били. Бу югары исемгә 168 татар лаек булган. “Татария кешеләре арыслан кебек сугыша”, - ди Советлар Союзы маршалы И.С.Конев.

Сугыш елларында ТАССР Советлар Союзының иң мөһим тыл базаларының берсенә әверелә. Республика хезмәт ияләренең бу чордагы хезмәт батырлыгы ил җитәкчелегенең югары бәясен ала. Татариянең 4200дән артык сәнәгать хезмәткәре Советлар Союзының орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. 1942 ел чәчүен үткәргәндәге искиткеч күрсәткечләре өчен республиканың 32 тракторчы кызы комсомол Үзәк Комитетының “Лучшая трактористка СССР” значоклары белән бүләкләнә. Алар арасында Софья Ганиева, Исдимә Җамалиева, Екатерина Кайманова һ.б. бар.

Сугыштан соңгы авыр елларда ТАССРның колхоз крестьяннары бик күп хезмәт батырлыклары күрсәтә. Гаҗәеп авыр җимереклекләр һәм ресурслар җитмәү шартларында югары уңыш алуга ирешеп, Чүпрәле районынынң Чапаев исемендәге колхоз рәисе Я.В.Дергунов, Подберезин районы “Революция” колхозының звено җитәкчесе А.Е.Евдокимова, Тәтеш районынынң “Новый мир” колхозы звено җитәкчесе К.А.Линькова, Буа районының Коминтерн исемендәге колхозы звено җитәкчесе А.Н.Николаева, Буа МТСының өлкән механигы Г.С.Сафин, трактор бригадасы бригадиры Г.С.Сторожев һ.б. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Сугыштан соңгы елларда Татарстанның драматик актёрлары: Әбҗәлилов Хәлил Гали улы (17.09.1896, Оренбург губерниясенең Шарлык өязе Мостафа авылында туган – 18.03.1963. Казан), ТАССРның, РСФСРның, СССРның халык артисты (1944, 1950, 1957); Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы (28.10.1928, Саба районында туган), ТАССРның, РСФСРның, СССРның халык артисты (1968, 1970, 1977); Фуат Халитов киң танылуга ирешәләр.

Сугыштан соңгы чорда ТАССРда сәнәгатьнең яңа – нефть табу тармагы киң үсеш ала. Бораулау остасы, СССРның Дәүләт премиясенә лаек булган Дамир Нуретдинов югары хезмәт җитештерүчәнлек үрнәген күрсәтә. 1962 елда Социалистик Хезмәт Герое К.А.Вәлиев бригадасы нефтьчеләре җидеелык ахырына (1959-1965 еллар) планлаштырылган нефть табу планын 4 тапкырга диярлек арттырып үтиләр. Җидееллык барышында күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен йөзләрчә җитештерүчеләр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аеруча танылганнарына Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә. Алар арасында: нефтьчеләр Н.Г.Драцкий, Ф.М.Шәрәфетдинов, М.Г.Баһманов, З.С.Зәйнагов, П.Ф.Савельев, З.Г.Шәрифуллин, М.Г.Миннекаев, энергетик Шаһиәхмәтов, аяк киеме тегүче С.С.Заһирова, шофёр Р.Г.Заһидуллин бар. Җидееллык нәтиҗәләре буенча күп колхозчылар һәм совхоз эшчеләре орденнар белән бүләкләнә. Алар арасыннан иң лаеклы 27 кешегә Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелә. Шул исемлектә: Д.Р.Әхмәтов, Х.В.Зәйдуллин, З.К.Кашапов, Г.Г.Полющенков, Н.Б.Бариев, Н.Ш.Хөсәенов, Н.Н.Галочкина һ.б. бар. Югары уңыш алып, ашлык җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттырган өчен ТАССРга 1965 ел нәтиҗәләре буенча РСФСР Министрлар Советының Күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла.

Сигезенче бишьеллык чорында (1966-1970) иң яхшы 1570 хезмәтчәннең исемнәре Бөек Октябрьнең 50 еллыгы хөрмәтенә ачылган республика Почёт китабына кертелә. Социалистик Хезмәт Геройлары - вышка төзүче Гәрәй Баһманов, “Спартак” аяк киеме берләшмәсе кисүчесе С.С.Закирова һ.б. югары хезмәт җитештерүчәнлеге үрнәген күрсәтәләр. Социалистик ярыштагы уңышлары өчен “Теплоконтроль” заводы, С.П.Горбунов исемендәге авиация заводы, Вахитов исемендәге химия комбинаты, Миңнебай газ-бензин заводы, “Әлмәтнефть” нефть промыселы идарәсе, “Татбурнефть”, “Татспецстрой” трестлары, Татарстан мех берләшмәсе коллективлары КПСС ҮКнын, СССР Верховный Советы Президиумының, СССР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның истәлек байракларына лаек була. Казан һәм Зеленодольск шәһәрләре, республиканың 26 сәнәгать предприятиесе КПСС өлкә комитетының, Югары Совет Президиумының, Татарстан АССР Министрлар Советының һәм Татарстан өлкә профсоюзлар советының истәлек байраклары белән бүләкләнә.

Социалистик ярышның яңа этабы В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга әзерлек белән бәйле була. Республиканың 128 сәнәгать предприятиесе, төзелешләр, оешмалар, колхоз һәм совхоз коллективлары хезмәт казанышлары өчен СССР, РСФСР, ТАССРның югары партия, совет һәм пофсоюз органнарының Ленин юбилее мактау грамоталары белән бүләкләнә. Алар арасында республиканың иң эре предприятиеләре һәм берләшмәләре – “Татнефть”, Татарстан мех берләшмәсе, Вахитов исемендәге химия комбинаты һ.б. була. 150 мең хезмәт алдынгысына Ленин юбилее медальләре тапшырыла.

Сигезенче бишьеллык нәтиҗәләре буенча йөзләрчә җитештерү алдынгысы республика сәнәгатендә һәм төзелешләрендәге тырыш хезмәтләре өчен медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. Хезмәттә аеруча танылганнарына Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә. Алар арасында төрле тармакта эшләүчеләр: нефть һәм газ сәнәгатендә Г.М.Хаҗиев, А.В.Арестов, А.Г.Гарипов, З.Г.Тимерҗанов, М.М.Галиев; химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә Г.З.Сәлимҗанов һәм В.П.Лушников; машина төзүчеләр Л.У.Мөхәммәтҗанова, К.С.Гозәерова, Н.М.Гыйләҗев, Н.М.Капитонов, В.С.Сафин, Н.В.Фролов; төзүчеләр С.Г.Гыйльманов, С.С.Гобәйдуллин, И.Г.Зәйнуллин, А.С.Исаевлар бар.

1966 елда Татарстан АССРның  Актаныш, Азнакай һәм Минзәлә районнары авыл хуҗалыгы эшләрен уңышлы үткәрү һәм дәүләткә планнан тыш ашлык сату буенча Бөтенроссия социалистик ярышында җиңеп чыгалар. Бу районнарга РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл Байраклары тапшырыла. Сигезенче бишьеллык нәтиҗәләре буенча дүрт меңгә якын авыл хуҗалыгы алдынгысы зур уңышлары өчен Советлар Союзының орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Социалистик Хезмәт Герое исеменә А.Ш.Андреева, А.Х.Булатов, Д.Х.Галимова, Г.К.Гыйматдинов, Т.Г.Зарипова, Н.И.Захаров, Г.Г.Кәримова, Г.Х.Латыйпов, Л.Н.Мусин, Н.А.Соболев, М.Г.Таҗиева, А.И.Тиханкова, М.С.Турунтаева лаек була.

ТАССРның 50 еллыгы хөрмәтенә 1970 елның июнендә республика халык хуҗалыгын һәм социалистик мәдәниятне үстерүдәге зур уңышлары өчен хөкүмәтнең югары бүләге – Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.

Республиканың совет халыкларының дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытудагы зур казанышлары билгеләп үтелә. СССРның 50 еллыгы хөрмәтенә СССР Верховный Советы Президиумының 1972 ел 29 декабрь Указы белән республика Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1973 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сәнәгать, төзелеш һәм транспорт хезмәткәрләренең Бөтенроссия социалистик ярышында җиңеп чыга. Моның өчен аңа РСФСР Министрлар Советының  һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла. Киләсе елда Татарстан тагын да зуррак планка ала. 1974 ел нәтиҗәләре буенча ТАССР, Бөтенсоюз социалистик ярышында иң югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, КПСС ҮК, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл Байрагына лаек була. Аннан соңгы, 1975 елда, республика кабат Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче дип таныла һәм яңадан бөтенсоюз күчмә Кызыл Байрагына лаек дип табыла.

Татарстан эшчеләренең, колхозчыларының, инженер-техник хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте лаеклы танылу ала. Тугызынчы бишьеллык (1971-1975) нәтиҗәләре буенча республиканың 10 меңнән артык хезмәт иясе орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Аеруча танылган хезмәткәрләр югары исемгә – Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек дип табыла. Менә кемнәр алар: “Татнефть” берләшмәсенең баш инженеры Р.Т.Булгаков, Миңнебай газ-бензин заводының өлкән машинисты Ш.Галиев, “Органик Синтез” җитештерү берләшмәсе аппаратчысы Г.Х.Җантимерова, “Татэнрегострой” тресты җитәкчесе Е.Н.Королев, Горький тимер юлының Юдино локомотив депосы слесаре А.А.Павлов, “Әлмәтнефть” идарәсе операторы А.Ш.Сафиуллин һ.б. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен: Чүпрәле районының “Ирек” колхозы бригадиры У.Г.Галиевка, Тәтеш районының “Алга” колхозы бригадиры С.Ф.Габбазовка, Чистай районының Ленин исемендәге колхоз савымчысы Е.Н.Багаевага, Буа районының “Гигант” колхозы рәисе Н.З.Кадыровка, Питрәч районының Вахитов исемендәге колхозы савымчысы М.Ш.Шәйхиевага һ.б.ларга Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелә.