1920-1930

1960-1970

Татарлар һәм Татарстан турында кызыклы фактлар. Чыганак: http://karaakkosh.com/fakty_o_tatarah_tt.html

Испан, португал һәм баск телләрендә Татарстан дигән сүз ике «р» белән языла:
Tartaristán - испан телендә;
A República do Tartaristão - португал телендә;
Tatarstan edo Tartaria - баск телендә.

Шулай ук ике «р» әйтелә:
француз телендә татарча соус дип әйткәндә (фр. sauce tartare).
дөньяның күп кенә телләрендә «Татар бугазы» дип әйткәндә, тимәсәлән:
Strait of Tartary - инглиз телендә;
Stretto dei Tartari - итальян телендә;
Tartarsundet - норвег телендә;
Estreito da Tartaria - галл телендә.

* * *

XIV гасырлардагы тәүбә җыентыкларында ачык авыз белән телне кулланып үбешү татарныкы дип аталган. Бары XVIIIгасырда гына андый үбешүләрне французларныкы дип әйтә башлыйлар.

* * *

Инглиз телендә кире һәм үзсүзле малайны «young tartar» («татар малае») дип атыйлар, ә инде үзеннән көчлерәк дошман белән очршканда инглизләр - «to catch a Tartar» («татарга очрадым») диләр.

* * *

Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.

* * *

 

В. И. Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге» һәм Ф. А. Брокгауз белән И. А. Ефронның Энциклопедик сүзлеге буенча «ура» сүзе татарның «ур»-ор сүзеннән килеп чыккан.

* * *

1927нче елга кадәр татар язуы гарәп графикасына нигезләнә, 1927 елдан 1939нчы елга кадәр латин графикасы нигезендә үсә, ә 1939нчы елдан хәзергә кадәр - кириллица графикасы кулланыла...

* * *

Татарстан Республикасы Конституциясе буенча анда яшәүче һәр кеше Россия гражданины паспортын татар телендәге өстәмә бит һәм Татарстан дәүләт гербы сурәте белән алырга хокуклы.

* * *

XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.

* * *

Нәфис гимнастика буенча Европаның беренче чемпионы булып, 1978нче елда, татар кызы-Галия Шөгерова кала.

* * *

1612нче елда немец шәһәре Лейпциг типографиясендә татар телендә беренче китап басылып чыга.

* * *

Бокс буенча Россиянең беренче чемпионы булып, 1915нче елда, татар боксеры - «Кара малай» кушаматлы Нурмөхәммәт Алимов кала.

* * *

Татарстан Республикасы территориясе буенча көнчыгыш Европадагы иң зур ике елга: Волга белән Кама ага.

* * *

Япониядә самурай кылычларын әлегә кадәр Tatara технологиясе буенча коелган корычтан эшлиләр; ул технологияне якынча VII гасырда кояш чыгышы иленә татарлар алып килгән була.